Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­рын­нан зы­ян кү­рү­че­ләр аз тү­гел

­Һәр ал­тын­чы ке­ше ак­ча­сын югалт­кан. Зы­ян кү­лә­ме Та­тар­стан­да­гы ур­та­ча хез­мәт ха­кын­нан бер­ни­чә мәр­тә­бә ар­тык.

hh.ru эш эз­ләү сай­ты язу­ын­ча, 1220 Та­тар­стан ке­ше­се со­раш­ты­рыл­ган. Алар­ның дүрт­тән бе­ре ин­вес­ти­ци­я­лә­ү­дә тәҗ­ри­бә­се бу­лу­ын әйт­кән. 67 про­цен­ты – крип­то­ва­лю­та­га, 41 про­цен­ты кыйм­мәт­ле кә­газь­ләр­гә, 19 про­цен­ты ва­лю­та­га һәм 5 про­цен­ты гы­на кү­чем­сез ми­лек­кә ак­ча керт­кән. Со­раш­ты­ру­да кат­наш­кан­нар­ның ба­ры­сы да ди­яр­лек (83 про­цент) кай­чан да бул­са ин­вес­ти­ци­я­лә­рен­нән кил­гән ке­рем­нәр­гә яши баш­лар­га хы­ял­ла­ну­ын бел­дер­гән. Әм­ма кер­тем­нәр­дән кил­гән ке­рем 42 про­цен­тын гы­на ка­нә­гать­лән­дер­гән. Со­раш­ты­ру­да кат­наш­кан­нар­ның яр­ты­сы ди­яр­лек (49 про­цент) мо­ны кы­зык­сы­ну­дан, өч­тән бе­рен­нән ар­ты­гы (35 про­цент) төп ке­ре­ме яшәү өчен җит­мә­гән­гә эш­ләп ка­рар­га бул­ган.
Со­раш­ты­рыл­ган­нар­ның 66 про­цен­ты фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры бе­лән та­ныш, 41 про­цен­ты бер мәр­тә­бә бул­са да алар­дан зы­ян күр­гән, ә һәр ал­тын­чы ке­ше ди­яр­лек пи­ра­ми­да­лар­да ак­ча­сын югалт­кан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев