Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Филатовкада яңа юл

ТР Дәүләт Советы депутаты, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов ярдәме белән Олы Шилнә авылының Филатовка микрорайонында 1 километр 500 метр озынлыктагы юл капиталь төзекләндерелде. Күләмле эш 35,8 млн сумга төште. 

Филатовка микрорайоны 1995 елда барлыкка килгән. Ул көннән-көн үсә. Биредә яңа йортлар саны арта бара. Үзәк урам микрорайонның иске һәм яңа өлешен берләштерә. Дистә еллар эчендә юлның өске катламы тузган. Аның бер өлешенә ком-таш, кайбер урынына бетон түшәлгән, кайсыбер җирдә бөтенләй балчык кына калган. Үзәк урамның мондый халәттә булуы микрорайонда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудыра иде: «Урамны чыкканчы резин итек аяктан төшмәде. Шәһәргә барыр өчен алмаш аяк кием тыгып йөрдек», – дип искә ала җиде ел биредә гомер итүче Ирина Досманова.
Бүген Үзәк урамда сыйфатлы һәм тигез асфальт юл. «Бер кытыршы урын юк!» – дип шатлана пенсионер Александр Глухов.
Юл янәшәсендә – 540 метр озынлыктагы яңа тротуар. Анысын филатовкалылар үз көчләре белән – үзара салым хисабына эшләткән.
Яңа юлны ачарга микрорайга район башлыгы Фаил Камаев, Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин килде.
– Әкренләп биредә инфраструктура барлыкка килә. Бу бик сөенечле күренеш. Куанычка, дәүләт программалары эшли, социаль мәсьәләләрне чишүдә ярдәм кулы сузарга әзер эшлекле кешеләр бар. Бары тик сабыр итеп көтәргә генә кирәк, – диде Фаил Камаев.
Шулай ук район башлыгы бу территорияне газлаштыру эше быел ук дәүләт программасына кертелгәнен әйтеп үтте.
Әйтергә кирәк, бу «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең Тукай районына беренче тапкыр гына ярдәм итүе түгел. Аның матди ярдәме районда берничә объектта ремонт эшләре үткәрергә мөмкинлек бирде. Кече Шилнә авылында «Колосок» балалар бакчасы капиталь ремонтланды, шушы ук җирлектә «Восточный» микрорайонында юл төзекләндерелде. Ул чакта да матди ярдәм күләме 40 млн сум булды.
– Тукай районында ел саен изге эшләрне башкаруда үз өлешебезне кертүне депутатлык бурычым дип саныйм. Мондый ярдәм соңгысы түгел, Тукай районы белән хезмәттәшлек итү алга таба да дәвам итәчәк, – дип вәгъдә итте Николай Нефедов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев