Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

FIFA-2018 матчлары вакытында аерата игътибарлы булу сорала

Бу турыда казанлыларны һәм килгән кунакларны ТР Эчке Эшләр министрлыгы кисәтә. Хокук саклаучылар гражданнардан шикле әйберләрне, предметларны һәм автомобильләрне игътибарсыз калдырмаска чакыралар, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Аеруча халык күпләп җыела торган урыннарда игътибарны югалтырга ярамый. Бигрәк тә спорт объектлары һәм мондиальдә катнашучылар белән бик нык кызыксынучыларны, шулай ук стадионга яки чемпионатның башка объектларына ни дә булса алып килүне сораучыларны күз уңыннан җибәрмәскә киңәш итәләр.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарның гадәттән тыш хәлләр булганда 112 номеры белән Бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратуларын сорыйлар.
Мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының һәм федераль куркынычсызлык хезмәтенең дежур телефоннарына аноним рәвештә дә җиткерергә була. 

Татарстан Республикасы ЭЭМ: 
291-35-28, 291-23-40, 291-24-40, 291-20-02.
Татарстан Республикасы буенча федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе: 231-45-55. 
Татарстан Республикасы буенча федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең күпканаллы телефоны: 
231-49-00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев