Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Euroskills 2018 чемпионы: алдагы биш елда роботлар күпчелек һөнәр ияләрен алмаштырачак

Будапешттагы ярышларда Казан командасы официант робот прототибын ясаган.

Алдагы биш елда роботлар күпчелек һөнәрләрне алмаштырачак. Бу хакта EuroSkills 2018дә Мобиль робот техникасы командасыннан Павел Фадеев “Татар-информ” корреспондентына интервьюда хәбәр итте.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлап, хәзер үзләре шунда эшләүче Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов EuroSkills 2018 чемпионатында официант робот тәкъдим иткәннәр. Егетләрнең әлеге эше алтын медальгә лаек булган.

Заманча “халдей”ның буе бер метрдан бераз гына озын. Ул манипулятор кулы ярдәмендә савытларны алып, аларны юа торган урынга илтеп куя ала.

Модель үзе камера һәм гироскоп куелган тәгәрмәчле платформадан гыйбарәт. Әлегә ул прототип кына, шуңа чиста тәлинкәне кулланылганыннан аера алмый. Андый бурыч куелмаган да булган.

“Озакламый роботлар күпчелек һөнәрләрне алмаштырачак. Беренче чиратта ул кешеләр тормышын куркыныч астына куярдай һөнәрләргә һәм җитештерү өлкәсенә кагылачак”, - дип саный Павел Фадеев.

Павел фикеренчә, дөньяда күптән инде янгын сүндерүче , коткаручы роботлар, шулай ук эзләү операцияләрен башкаручы дроннар кирәк.

Егетләр үз тәҗрибәләрен кулланып, бизнес-проект әзерли. Алар Россиядә робот техникасы әле яралгы хәлендә генә дип саный. Димәк, әле аларга көндәш итеп карарга иртәрәк.

Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов Көньяк Кореяда Samsung Skills үзәгендә ел ярым укып кайткан. 2017 елда Абу-Дабида WorldSkills дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаганнар. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев