Эшләрне вакытында тәмамларга кирәк
Үзара салым җыю буенча дәүләт программасы ярдәмендә Тукай районы 70 миллион сумнан артык акча алачак.
Әлеге акчалар, халыкның карары нигезендә, территорияләрне төзекләндерүгә – юллар салуга, урамнарны яктыртуга, балалар мәйданчыклары төзүгә тотылачак. Хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев проект-смета эшләрен төгәлләргә кушты. Юк икән, эшләрне җәй көне тәмамлап булмаячак, дип кисәтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев