Якты юл
  • Рус Тат
  • Эшлекле сәфәр

    Кеше хокуклары буенча ТР вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Тукай районына килде.

    Ул эшлекле сәфәр кысаларында Кече Шилнә авыл җирлегенең Ильичовка поселогында булды. Биредә яшәүчеләр юл торышына, урамнарны яктырту һәм су белән тәэмин ителешкә карата шикаять белдергән. Район башлыгы Фаил Камаев бу мәсьәләне хәл итү буенча планнары белән уртаклашты. Визит кысаларында Сәрия Сабурская Кече Шилнә авылы мәдәният йортында капиталь ремонт һәм Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы төзелеше белән дә танышты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: