Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы пенсия яшен арттыруны сузмаска киңәш итә

Ведомство башлыгы эш бирүчеләрне 45+ яшендәге россиялеләр өчен мәгариф программаларын тормышка ашырырга чакырды.

Пенсия яшен арттыру турында югары даирәдә фикер алышу – эшмәкәрләр өчен өчен бүләк бу. Чөнки тәҗрибәле хезмәткәрләр икътисадны үстерү өчен җитди чыганак булырга мөмкин. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы Всеволод Вуколов белдерүенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Хезмәт базарында эшләрен дәвам итәргә теләүче кешеләр шактый. Эшмәкәрләр өчен зур бүләк бу, без аларның җаваплылыгына өметләнәбез”, - дип китерә Вуколов сүзләрен агентлык.

Ведомство башлыгы кайсы тармакларда өлкән буынга ихтыяҗ барлыгын бизнес ачыкларга тиеш, дип саный.

Реклама

Вуколов шулай ук эш бирүчеләрне 45 - 50 яшендәге россиялеләр өчен мәгариф программаларын тормышка ашырырга чакырган.

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы пенсия яшен арттыруны сузмаска кирәк, дип белдергән. 1970 елда Россиядә бер пенсионерга якынча 3,7 эшләүче туры килгән булса, хәзер ул 1,8. Федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, Россия пенсионерларының яртысы хезмәтләрен дәвам итә.

  • Пенсия яшен арттыру кирәклеге турында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтте. Ул пенсия яшен арттыру реформасы этаплап булачагын һәм 2019 елдан старт алачагын хәбәр итте. Хөкүмәт гомумбилгеләнгән пенсия яшен – хатын-кызлар өчен 63, ир-атларга 65 яшьне беркетергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X