Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр кешенең күңеленә хуш килде

Круглое Поле поселогында әниләрне котлап, якты һәм бик эчтәлекле «Әниләребез, рәхмәт сезгә!» дип исемләнгән концерт булып узды. Бәйрәмгә «Гаилә ансамбле» проекты кысаларында чыгыш ясаучы Мусабай-Завод авылыннан Хөсәеновлар, Круглое Поле поселогыннан Халитовлар гаиләләре чакырылды. Тамашачылар курайчылар ансамблен бик җылы каршы алдылар. Аларның чыгышын алкышларга күмделәр. Милена Хәкимова, Айнур Шакирҗанов, Миләүшә Хәкимова...

Круглое Поле поселогында әниләрне котлап, якты һәм бик эчтәлекле «Әниләребез, рәхмәт сезгә!» дип исемләнгән концерт булып узды. Бәйрәмгә «Гаилә ансамбле» проекты кысаларында чыгыш ясаучы Мусабай-Завод авылыннан Хөсәеновлар, Круглое Поле поселогыннан Халитовлар гаиләләре чакырылды. Тамашачылар курайчылар ансамблен бик җылы каршы алдылар. Аларның чыгышын алкышларга күмделәр. Милена Хәкимова, Айнур Шакирҗанов, Миләүшә Хәкимова һәм Айдар Хөсәенов чын татар моңнарын әниләребезгә бүләк иттеләр. Сәхнәдә шулай ук халык музыка кораллары бүлегендә укучылар (укытучылары В. Фокина һәм М. Игътисамова), хореографик һәм вокал ансабльләре (укытучылары Г. Щелконогова, Т. Тихонова, М. Игътисамова) чыгыш ясады. Кичәгә «Яблоки для мамы» җыры белән хор коллективы йомгак ясады, дип яза район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев