Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эпидемиологик таләпләрнең үтәлүе мөһим

Район Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада дежур частька 151 мөрәҗәгать кергән. Бу алдагы атнадан 7,9 процентка күбрәк. Бер атнада 4 җинаять эше кузгатылган. Аларның 3есе ачылган (2се үтерү белән янау, 1се – урлау). 1 урлау очрагы ачылмаган. 

Коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан авыллардагы сәүдә объектларында рейдлар үткәрелгән. Кибетләрдә эпидемиологик таләпләрне үтәмәүнең 53 очрагы ачыкланган.
Төрле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка 67 кеше тартылган. Алдагы атнада андыйлар саны 75 булган.  
Юл-транспорт һәлакәтләренә килгәндә, бүлеккә бу турыда 7 мөрәҗәгать кергән. 6 һәлакәт матди зыян белән бәйле, 1сендә сәламәтлегенә зыян алучы 2 кеше бар. 3 октябрьдә Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлында «Лада Веста» автомобиле һәм «Тойота Королла» машинасы бәрелешә. Беренче машинаның йөртүчесе һәм пассажиры имгәнүләр ала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев