Елларга баш бирмиләр
Район авыл җирлекләрендә ветераннар советларында һәм инвалилар оешмаларында хисап җыелышлары дәвам итә. Унике авыл җирлегендә оешма җитәкчеләре авылдашлары алдында хисап тотты. Чираттагы җыелыш Күзкәй авылы җирлегендә 25 гыйнварда булды.
Авыл мәдәният йортының җылы, уңайлы залында очрашу, ихлас сөйләшү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Бер очрашу бер гомер дигәндәй, кайчандыр бергә эшләп йөргән авыл өлкәннәре оешма рәисе Кәүсәрия Хафизованың ел буе башкарылган эшләр турында хисабын тыңларга, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, ирешелгән уңышларга шөкерана итәргә, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сөйләшергә җыелганнар.
Авыл җирлегендә барлыгы 250 пенсионер, 84 инвалид, 2 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Сер түгел, ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчеләре хезмәт хакына түгел, җәмәгать башлангычында эшлиләр. Шулай булса да, күпчелеге сайлап куйган иптәшләренең ышанычын акларга, аларны актив тормышка тартырга тырышып эшлиләр. Бу Кәүсәрия Хафизованың хисап чыгышында да ачык күренде. Өйләрендә генә ятмыйча, актив тормыш белән яшәргә омтылучы пенсионерлар өчен авыл җирлегендә барлык мөмкинлекләр: соңгы елларда сафка кергән спорт мәйданы, менә дигән мәдәният йорты, бай китап фонды булган китапханә, ветераннар бүлмәсе, олы кешеләр бит, бераз сәламәтлек көйсезләнеп китсә, дәваларга сәләтле медперсоналы булган, көндез ятып дәвалана торган амбулаториясе бар. Өлкәннәребез 30 еллык тарихы булган, Бөтенроссия лауреаты, «халык ансамбле» исемнәрен яулаган «Әллүки» фольклор ансамблендә шөгыльләнәләр, китапханә каршында «Хатирә» клубы эшли. Бер команда ветераннарыбыз, менә өч ел инде, скандинавларча йөрү спорты белән шөгыльләнә. «Әллүки»нең өлкәннәр үрнәгендә оешкан укучылардан торган кече коллективы бар. Буыннар чылбыры дәвам итә, димәк. Алар «Иске Казан түгәрәк уены» фестивалендә ничә район үзешчәннәре арасында чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар. Бер төркем ветераннар ГТО нормаларын уңышлы тапшырды, бер генә спорт ярышы да безнең ветераннардан башка узмый. Узган хисап чорында 2 кубок, 18 медаль яуладылар. Кәүсәрия Зәкиевна актив спортчыларга бүләк тә әзерләгән иде. Җирлектәге һәр авылда өлкәннәр, инвалидлар көннәре бик матур үткәрелә. Узган көздә ул мәдәният йортында зур бер бәйрәм рәвешендә узды. Ветераннар җырлап, биеп яшьлекләрен искә алдылар, бик мул чәй өстәле әзерләнгән иде. Инвалидлар ункөнлегендә азык-төлек җыелмасы таратылды, әледән-әле урын өстендә ятучыларның хәлләрен белеп торалар, юбилярларны өйләренә барып котлау да - күркәм гадәт. Ни әйтсәң дә, бүгенге көнге ветераннар гомерләрен тырыш хезмәткә багышлаган, авыр елларны кичергән кешеләр бит. Алар ихтирам-хөрмәткә лаеклы.
Җыелышта район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов катнашты. Ветераннарны район тормышы, җирлекләрдәге ветераннар оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды.
- Мин авылның җәмәгать тормышында, спортта, үзешчән сәнгатьтә, авыл хуҗалыгы эшләренең киеренке чакларында хуҗалыкка булышкан пенсионерларыбызга, өлкәннәрне тәрбияли торган социаль хезмәткәрләргә бик рәхмәтле, - диде миңа Кәүсәрия Зәкиевна. - Бер кеше генә берни дә эшли алмый, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев һәр эшемне хуплап, ярдәм итәргә әзер тора. Спортчыларны - ярышларга, үзешчәннәрне район сәхнәләренә алып бару хәстәрен дә ул күрә. Хезмәтеңне күргәч, булышырга торгач, тырышырга туры килә инде.
Залдагы бәхәсләшә-бәхәсләшә фикер алышкан авылдашларга карап торгач, юк әле, өлкән буынның елларга баш бирергә исәпләре юк, дип уйлап куясың. Авыл тормышына битараф түгел алар.
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:
Язмышлары гыйбрәтле, гомер юллары сокланырлык
Теләнче Тамак авылыннан Мәхмүт Шәйморатов 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев