Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экс-полицейскиның ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр

Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын янгын сүндерү баскычы ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

Чаллыда элеккеге полиция хезмәткәренең ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр. Алдагы алты елын ир-ат каты режимдагы колониядә уздырачак.

  • 22 февральдә Чаллының 7нче йортының бер подъездында яшәүче, күрше фатирның ишегендә гранатага охшаган предмет эленеп торуын күргән. Урынга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы саперлары һәм шәһәрнең башка хезмәтләре килгән. Йорттан 40 кешене эвакуацияләгәннәр. Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын тәрәзә аркылы янгын сүндерү баскычы белән чыгарганнар.

Саперлар ишеккә эленгән җайланманы алып, аны ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә экспертизага җибәргәннәр. Икенче көнне җинаять кылуда шикләнелеп, ЗЯБ бистәендә яшәүче 29 яшьлек ир кулга алына. Тикшерү версиясе буенча, ир шул рәвешле бурыч турында кисәткән. Җинаять эшендә 190 мең сум акча телгә алына. Ир бу акчаны банк операцияләрендә куллану өчен хатынга тапшырган булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев