Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчкән, шуның өстенә законсыз рәвештә корал йөрткән

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 243 хәбәр кабул ителгән. Барлыгы 11 җинаять эше кузгатылган.

Бакчачылык ширкәтләрендә караклыкның биш факты теркәлгән. Өчесе – «Йолдыз» ширкәтендә, берсе «Ромашка»да, бишенчесе исә «Орбита»да. Беренче дүрт кырын эштә Чаллыда яшәүче, элек тә шундый җинаять өчен хөкемгә тартылган 40 яшьлек ир-ат гаепләнә. «Орбита»да хуҗалык кирәк-яраклары торган бинадан милек урлаганнар. Җинаятьче әлегә билгеле түгел, бүген эзләү бара. 
Бәтке авылындагы «Магнит» кибетендә өлкән яшьтәге бер хатын-кыз товар алганда корзинада кәрәзле телефонын онытып калдыра. Кире әйләнеп кергәндә телефон юкка чыккан була. Хокук сакчылары бүген каракны эзлиләр. 
37 яшьлек чаллылы исә озак уйлап тормаган – Әҗмәкәй авылында баганага эленгән электр счетчигын салдырып киткән. 
Яр Чаллы һәм Водозабор арасында ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш руль артына утырган 45 яшьлек Чаллы кешесен тоткарлаганнар. Мондый төр хокук бозу өчен әлеге гражданин элек тә җаваплылыкка тартылган булган. Бу юлы аңа карата җинаять эше кузгатылган. Шунысын да әйтергә кирәк, автомобильне караганда хокук саклаучылар багажниктан утлы корал табып алганнар. Коралны ир-ат үзе ясаган һәм законсыз рәвештә йөрткән. Шулай итеп, әлеге ир-атка карата икеләтә җинаять эше кузгатылган.
 Агулы матдәләр сату буенча өч җинаять эше кузгатылган. Бу гамәлне законсыз рәвештә юридик фирма ачкан җинаятьчеләр төркеме башкарган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев