Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дружиначылар бүләкләнде

2019 елның 8 ае эчендә районның халык дружинасы әгъзалары 34 профилактик рейдта һәм 24 чарада катнаштылар. Алар ярдәме белән 200дән артык хокук бозу булдырылмый калды, 6 җинаять ачылды. Дружиначылар, шулай итеп, чит ил гражданинын фиктив рәвештә теркәү, торак кагылгысызлыгын бозу һәм административ күзәтүдән читләшү яки федераль закон нигезендә суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне күп тапкыр үтәмәү кебек җинаятьләрне ачтылар.

Район хакимиятендә узган киңәшмәдә халык дружиначыларының эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Район башлыгы Фаил Камаев җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан өчен Новотроицкое авыл җирлегенең дружиначылар отряды вәкиле Радик Нуретдиновка, Борды авыл җирлеге отрядыннан Нурия Рамазановага, Круглое Поле поселогы отрядыннан Илдар Якуповка hәм Кнәз авыл җирлеге отрядыннан Гөлия Сафиуллинага акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев