Әдәп-әхлак дәресләре
Калмия мәктәбендә район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов укучылар белән очрашты.
Матур традициягә әйләнгән бу очрашулар балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирү максаты белән оештырылган иде. Җәүдәт хәзрәт Харрасовның тормыштан алынган кызыклы кыйссалар, пәйгамбәрләр тарихыннан мавыктыргыч риваятьләр белән баетылган вәгазьләрен укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Имам-мөхтәсиб укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Бу очрашу алда үткәреләчәк зур чарага әзерлек тә булды – 20 декабрьдә шушы ук мәктәптә укучылар, командаларга бүленеп, әдәп-әхлак темасына брейн-ринг үткәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев