Якшәмбе көнне Комсомолец поселогында ике катлы торак йорт янды. Өйдә 83 яшьлек пенсионер хатын-кыз, аның 54 яшьлек кызы һәм 12 яшьлек оныгы яшәгән булалар. Икенче катка ут капканны күргәч, әби белән онык өйдән йөгереп чыгалар һәм янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар, ә 54 яшьлек хатын-кыз, документларны коткарам дип, икенче катка менеп китә....
Якшәмбе көнне Комсомолец поселогында ике катлы торак йорт янды. Өйдә 83 яшьлек пенсионер хатын-кыз, аның 54 яшьлек кызы һәм 12 яшьлек оныгы яшәгән булалар. Икенче катка ут капканны күргәч, әби белән онык өйдән йөгереп чыгалар һәм янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар, ә 54 яшьлек хатын-кыз, документларны коткарам дип, икенче катка менеп китә. Нәтиҗәдә, документларны да алып чыга алмый, үзе дә тәненең 60 процентында - башында, аркасында, кулларында яну җәрәхәтләре ала. Бүген ул БСМПда дәвалана. Тикшерүчеләр янгынны төзексез электр үткәргечләрдән чыккан дип билгеләде, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артём Асеев.
Нет комментариев