Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды

Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды. Заявкалар буенча гомуми  сумма 140,3 млн. сум тәшкил итә.  2022 елга барлыгы 237 млн. сум бүлеп бирелә.  Сайлап алу агымдагы елның 12 июлендә тәмамлана. Үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар  өлешен каплауга субсидияләр бирүгә заявкалар  кабул итүнең икенче туры 14 июльгә планлаштырыла. Субсидия түбәндәге юнәлешләргә бирелә: электр линияләрен ремонтлауга, электр энергиясен автоматлаштырылган контрольгә һәм исәпкә алу системаларын ремонтлауга, комплектлы трансформатор подстанцияләрен, су белән тәэмин итү системаларын, юлларны ремонтлауга.

Шулай ук 2023 елда коммерциягә карамаган    бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау программасында катнашу өчен муниципаль районнарның Башкарма комитетларыннан заявкалар  җыю буенча Министрлык тарафыннан үтенечнамә җибәрелде. Әлеге программада катнашу өчен  бакчачылык ширкәтенең урнашу урыны буенча муниципаль районның Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев