Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесе башланды

Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша һәм чыгышларның татар телендә булуы төп шарт булып тора. Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесенә сайлап алу туры 31 мартка кадәр барачак. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи...

Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша һәм чыгышларның татар телендә булуы төп шарт булып тора.

Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесенә сайлап алу туры 31 мартка кадәр барачак. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү, яшь буынга тапшыруны максат итеп куя. Шулай ук, яшь буында гаилә кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның сәләтләрен үстерү дә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр"нең төп бурычларының берсе булып тора.
Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша ала.
Бәйге биш этаптан торачак. Катнашу өчен www.congresstatar74.ru һәм www.tatarochka.сom сайтларында анкетаны теркәргә кирәк. Моны 28 мартка кадәр эшләргә мөмкин.
Шуннан соң Чиләбе өлкәсе районнары һәм шәһәрләрендә муниципаль сайлап алу туры узачак. Анда җиңүчеләр өлкә сайлап алу турына уза. Кастингта катнашучылар үзләрен иҗади яктан ачарга, сәләтләрен күрсәтергә (вокал, хореография һәм белем ягыннан) тиеш. Чыгышларның татар телендә булуы сайлап алу турының төп шарты булып тора.
4 нче этап 31 марттан 20 майга кадәр үтәчәк. Анда кызлар спорт ярышларында, театраль бәйгедә, кул эшләре конркурсында, аш-суга осталык бәйгесендә көч сынаша. Алар белән шул вакыт аралыгында профессиональ белгечләр эшләячәк.
"Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" нең финалы 1 июньгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев