Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда “Сабан туе гүзәле” бәйгесе башлана

25 ел дәвамында бара торган бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан. 26 апрельдә Чаллыда "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә "Сабан туе гүзәле" бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" яза. Бәйге быел үзенең 25 еллыгын билгеләп уза. Чарада татар телен яхшы белгән 18дән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Кызлар визит...

25 ел дәвамында бара торган бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан.

26 апрельдә Чаллыда "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә "Сабан туе гүзәле" бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" яза.

Бәйге быел үзенең 25 еллыгын билгеләп уза. Чарада татар телен яхшы белгән 18дән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Кызлар визит карточкасы һәм иҗади чыгышлары белән сынау узчак.

Сайлап алу туры тәмамлану белән финалга әзерлек башлана. Биредә бәйгедә катнашучыларга вокал, хореография, сәхнә теле, модель сәнгате һәм башкалар буенча педагоглар, модельерлар һәм визажистлар ярдәм итә. Видеога төшерү һәм фотосессия дә узачак.

"Сабан туе гүзәле"нең юбилей бәйгесе 20 июньдә С.Садыйкова исемендәге концерт залында булачак.

25 ел дәвамында бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев