Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда суд приставлары әтисе алып киткән кызны әнисенә кайтарырга булышкан

Элеккеге ир белән хатын бала кем белән яшәргә тиешлеге турында килешә алмаганга суд кызны әнисе белән калдырган.

Чаллыда суд приставлары хатынга элеккеге ире - баланың әтисе алып киткән кызын кайтарырга булышкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

«Элеккеге ир белән хатын бала кем белән яшәргә тиешлеге турында килешә алмаган. Суд кызның яшәү урынын әнисе янында дип билгеләде. Әмма соңрак элеккеге ире баланы алып качып китә», - дип сөйләде Хәлимова.

Ир-ат бала белән эзләнүгә игълан ителгән. Якшәмбе көнне, 29 сентябрьдә, аларның урнашу урыны турында мәгълүмат килгән. Суд приставлары полиция хезмәткәрләре һәм опека белгечләре белән берлектә урынга барып, баланы алып, аны әнисенә тапшырган.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев