Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда Россиядәге иң зур шугалак ачтылар

Боз мәйданчыгы 28 мең квадрат метр мәйдан били.

Чаллыда Россия территориясендәге иң зур шугалак ачтылар. Ул шәһәр ипподромы территориясендә ясалды. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, боз мәйданчыгы 28 мең квадрат метр мәйданны били.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәлимов киләсе елга шәһәр хакимияте ипподромда шугалакны көз көне үк ясый башлаячагын вәгъдә итте.

Шугалакка 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. «Үз тимераякларың белән килергә кирәк, керү бушлай», – дип ачыклый басма.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев