Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерны талаган ике егетне тоткарлаган

Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек егетләрне «кайнар эз»дән тоткарлап, полицейскийларга тапшырганнар.

Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерның ашамлыгын һәм акчасын талап алган ике егетне тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичен ведомстводан тыш сак хезмәтенә ГЭС бистәсендә бер ир-атны талаулары хакында хәбәр килгән. Урында росгвардиячеләр ике егетнең, әзер ризык таратучы курьер янына килеп, аның азык-төлек салынган пакетларын талап алуын ачыклаган. Ир-ат аларның төс-кыяфәтләрен сурәтләп биргәч, Росгвардия хезмәткәрләре талаучыларны эзләргә керешкән.

Тиздән аларның эзенә төшкәннәр. Курьерны талаучылар Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек ике егет булып чыккан.

Егетләрне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев