Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чаңгы паркы» төзелә

Түбән Суыксу авылында 14 гектар мәйданлы Нарат Елга паркында 3 километр озынлыкта чаңгы паркы төзелеп килә. 

– Авылның актив кешеләре белән җыелышып, үткән ел «Чаңгы паркы» төзергә уйладык. Җирлек халкын спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, балаларны буш вакытларында файдалы шөгыльгә җәлеп итүне күздә тотып башланды бу эш. Авыл халкы, «Алга» спорт комплексы хезмәткәрләре, авылның хөрмәтле кешеләре Навадир Рахманов, Илгизәр Насыйбуллин чаңгы трассасы узачак урынны тәртипкә китереп, аны агачлардан, төпләрдән арындырдылар. Аннары авыл җирлеге һәм район советы депутаты Айгөл Ханова, Куады авылы эшмәкәре Петр Олокин, фермер Рафаэль Нигъмәтуллин, Рамил Азмагулов да кирәк чакта ярдәм иттеләр. Сорасак техникасын да китерделәр, башка мөрәҗәгатьләребезне дә кире какмадылар, – дип сөйләде Тубән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. 
Җирлек башлыгының әйтүенчә, «Чаңгы паркы»нда эшләр байтак әле. Быел алар аның 1 километрын төзекләндерәләр, киләсе елга исә 2нче километрын эшләячәкләр, яктылык кертүне дә күздә тоталар. 
– Паркта чаңгыда гына түгел, ә махсус юлдан скандинав таяклары тотып та, болай гына да җәяүләп йөреп булачак, – дип, планнары белән уртаклашты Флер Ихсанов.      
/ Фото Флер Ихсановтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев