Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәр мөбарәк булсын, хөрмәтле тукайлылар!

Кадерле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү көне белән ихлас күңелемнән котлыйм. 

Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге – җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Бүген районыбызда күпләгән милләт вәкиле татулыкта гомер итә, кулга-кул тотынып район үсешенә өлеш кертә. Районыбыз һәм, гомумән, республикабыз социаль-икътисадый үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Соңгы елларда күпләгән заманча корылмалар сафка баса, спорт һәм мәдәният үзәкләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары куллануга тапшырыла. Болар барысы да киләчәккә ышаныч тудыра.   
Конституциябез исә бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлекнең какшамас гаранты, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун. Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртучанлык күрсәтеп, район халкы төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. 
Илебез тарихында зур әһәмияткә ия булган әлеге бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим. Гаиләләрегез имин, илгә-көннәр тыныч, тормыш бәрәкәтле булсын.
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев