Бәйрәм мөбарәк булсын!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр, хокук саклау органнары ветераннарын, уллары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат аналарын, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәм мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Бар хыялларыгыз мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашсын, киләчәгегезне караңгы болытлар капламасын....
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр, хокук саклау органнары ветераннарын, уллары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат аналарын, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәм мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Бар хыялларыгыз мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашсын, киләчәгегезне караңгы болытлар капламасын.
Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да ныграк бизәсен. Бусагаларыгыздан хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын.
Әфганчы-ветераннарның район координацион советы рәисе Рафаэль Хаматов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев