Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, бу матур бәйрәм көнендә ихлас котлауларымны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
Барлык гаиләләр имин яшәсен, хатын-кызларыбызга якыннары өчен һәрвакыт сөенеп яшәргә язсын. Һәрчак шундый сөйкемле, матур булып калыйк, күңел түребездә йөрткән теләкләребез чынга ашсын!
Георгий Попов, КФХ башлыгы, «Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзасы
Нет комментариев