Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйге дәвам итә

«Сыерчыгым, рәхим ит!»

«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан иткән иде. Инде беренче фотосүрәтләр дә безгә килеп иреште. Без сездән үзегез ясаган сыерчык ояларын фотосүрәткә төшереп безнең электрон адреска yakti.ul76@gmail.com га җибәрергә сораган идек. Конкурс 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Узган җомга санында Иске Абдул урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ренат Вахитов  һәм аның сеңлесе 1 сыйныф укучысы Риана Вахитова «Әкияти оя» дип исемләгән эшләрен  куйган идек, исемнәрен язарга онытканбыз, гафу үтенәбез. Бүген сезнең игътибарга Калмия авылыннан Кугәрчен балалар бакчасында тәрбияләнуче Эмилия Фролова (4 яшь)әтисе белән ясаган, Малтабар авылыннан Рамил Нуретдинов 4 яшьлек оныгы Тамара белән, Калмаш авылыннан 2 сыйныф укучысы Камил Кәлимуллин әтисе белән эшләгән сыерчык ояларын тәкъдим итәбез.
Сездән тагын сыерчык ояларыгызның фотоларын көтәбез! Фото белән бергә үзегезнең кайсы авыл мәктәбендә, ничәнче сыйныфта укуыгыз турында да язарга кирәк. Кәрәзле телефоныгызның номерын да күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев