Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәяләр төшкән диләр

Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.

Банан 3 процентка арзанайган, хәзер аның бер килосы 102 сум тора, ә кишернең бәясе 2 процентка арзанайган, бер килосы өчен 60 сум түләргә кирәк. Шул ук чорда туңдырылган балыкның бәясе 1,3 процентка арткан һәм 220 сумга кадәр җиткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев