Бүген Тукай районында температура +20 градуска кадәр күтәреләчәк
Яңалыклар

Бүген Тукай районында температура +20 градуска кадәр күтәреләчәк

Бүген Тукай районында алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә синоптиклар.

Район буенча көн дәвамында һава температурасы +9° тан алып +20° ка кадәр үзгәреп торачак.

Иртә белән һава +13° тирәсе булса, көн уртасында +20° ка кадәр күтәреләчәк, ә кичкә таба салкынаеп, +12° ка кадәр төшәчәк.

Җил көнбатыштан исәчәк, уртача тизлеге якынча 3 м/с тәшкил итәчәк, ә көчәйгән вакытта 4,8 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Н.Туганов фотосы


Нет комментариев