Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр җылыта, яңгыр көтелә
Яңалыклар

Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр җылыта, яңгыр көтелә

Бүген, 17 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Төнлә явым-төшемнәр булмый. Көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с белән исә, көндез кайбер урыннарда 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин, яшен вакытында 15–20 м/с җитәчәк. Температура төнлә +10..+15°, түбән урыннарда +6..+9 градуска кадәр төшә. Көндез  исә +23..+28° җылы булачак.


Нет комментариев