Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр җылыта

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Төнлә явым-төшемнәр булмый. Көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнбатыштан 6–11 м/с белән исә, көндез кайбер урыннарда көчле җил булып, тизлеге 15–17 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура +7…+12°, көнбатышта кайбер урыннарда +16° ка кадәр. Көндез температура +23…+28° кадәр җитәчәк.


Нет комментариев