Бүген республикада +28° җылы һәм коры һава торышы көтелә
Яңалыклар

Бүген республикада +28° җылы һәм коры һава торышы көтелә

Бүген, җомга көнне, республикада явым-төшемсез, алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил көньяк-көнчыгыш юнәлешеннән 4–9 м/с тизлектә исәчәк, ә көндез аның аерым урыннарда 12 м/с кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы +4..+9° тирәсендә булачак, көнбатыш районнарда исә урыны белән +14° кадәр җылы саклана. Көндез исә һава сизелерлек җылына: температура +23..+28° градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев