Җәйне көтәбез, кайчан җитә, дип. Җиткәч куркабыз, үтеп китә, дип. Бари Рәхмәт сүзләре бүген күбебезнең күңел халәтен ача торгандыр. Бүген июнь аеның 5 нче көне. Синоптиклар хәбәр итүенчә, Тукай районында урыны белән яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан, якынча 3 м/с белән исә, көчәйгән вакытта 5 м/с ка кадәр җитүе ихтимал. Температура көн дәвамында +12° тан +22° га кадәр үзгәреп торачак. Иртән температура +16 градус булса, көндез исә +22° кадәр күтәреләчәк. Төнлә температура +12 градуска калып, салкынча һава торышы сакланачак.
Нет комментариев