Бүген болытлы һава һәм явым-төшем көтелә
Яңалыклар

Бүген болытлы һава һәм явым-төшем көтелә

Бүген, 22 апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәкнең көнчыгыш районнарында урыны белән явым-төшемнәр көтелә дип хәбәр итә синоптиклар.

Юеш кар, акрынлап яңгырга әйләнәчәк, шуңа күрә һава торышы тотрыксыз һәм үзгәрүчән булачак. Җил көньяктан, уртача 4–9 м/с тизлек белән исәчәк, әмма көндез кайбер районнарда аның тизлеге 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. ТР Гидрометеорология үзәге белдерүенчә, һава температурасы төнлә −4 - +1 °C булса, көндез исә  +6 - +11 °C кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Юлларда сак булырга киңәш ителә.

Н.Туганов фотосы


Нет комментариев