Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке эко-отрядының эшчәнлеге башкалада бәяләнде

Район мәктәпләрендә, белем бирүдән тыш, балаларны төрле яклап үстерү, аларга әйләнә-тирә мохиткә карата хөрмәт тәрбияләү максатлары белән төрле түгәрәкләр эшләп килә. Шуларның киң таралганнарының берсе – эко-отряд түгәрәге. Шушы көннәрдә башкалабызда эко-отрядларның ел дәвамында башкарылган олы эшләренә нәтиҗә ясалды. Интерактив бүләкләнүчеләр арасында Бәтке мәктәбе укучылары hәм укытучы Алена Мохото да бар.

Бәтке мәктәбе директоры Раушания Шаһимәрданова сүзләренчә, бүгенге көндә мәктәптә 392 укучыга 33 укытучы белем hәм тәрбия бирә. 
Биредә 2016 елдан «Эко-тайм» эко-отряды эшләп килә. Инде мәктәпнең 5-10 сыйныфларыннан 15 укучы әлеге отрядның тугры вәкиле. 
– Укучылар урманнарны сакларга, авыл чишмәләрен, hәйкәлләрен чисталыкта тотарга, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга, мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә өйрәнәләр, төрле чараларда актив катнашалар, – дип аңлата Бәтке мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы, педагог-психолог, эко-отряд җитәкчесе Алена Мохото. 
Бәтке эко-отрядчылары уздырылган hәр бәйгедә, акцияләрдә актив катнаша, яхшы гына нәтиҗәләргә дә ирешә. Әйтик, «Табигать hәм фантазияләр» республика конкурсында төрле табигый материаллардан ясалган кул эшләрен тәкъдим итеп, алар өченче урын, «Эко-яз» конкурсында исә икенче урын алган. Шулай ук отряд вәкилләре «Эко-слет», «Эко-фильм», «Эко-хәрәкәт», «Бөтенроссия шимбәсе» кебек чараларда да еш катнаша икән.
– Моннан тыш, отряд белән мәктәпнең кече hәм уртанчы сыйныф укучылары өчен табигать белән бәйле интерактив уеннарны, экология дәресләрен бергәләп оештырабыз. Шулай итеп, кече сыйныф укучыларында әйләнә-тирә дөньяга дөрес караш уятырга тырышабыз, чүп-чарны махсус савытларга гына ташларга өндибез, – ди Алена Геннадьевна.
Әлеге эшчәнлекне 30 октябрь көнне башкалада бәяләгәннәр. Республиканың эко-отряд вәкилләре hәм җитәкчеләре «Татарстанда хәрәкәтләнү чиста булсын» дигән интерактив бүләкләүгә җыелган. Эко-отрядларның «актив җиделек» санына Казан, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Буа белән беррәттән, районыбызның «Эко-тайм» эко-отряды кергән һәм диплом белән бүләкләнгән.
Казаннан тукайлылар күтәренке рух белән, алдагы көннәрдә дә эко-отрядның эшен дәвам итәргә, яңа үрләргә ирешергә дигән ниятләр белән кайткан.
– Укучылар өчен эко-квестлар оештырсак, алар белән даими очрашсак, табигатьне кайгыртып яшәсәк иде, дөньябыз чиста, матур булсын иде, – диләр «Эко-тайм» отряды вәкилләре беравыздан.

Фото Әнисә Гыйльметдинова тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X