Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөркетләр ничек яши? Әйдә карыйк!

Бу айда кошларны яратучыларның шатлыгы зур. Күрше Алабуга урманында урнашкан кояш бөркетләре оясын онлайн режимда интернента күрсәтү башланды. Узган сезонда бу мавыктыргыч чара күпләрдә кызыксыну уятты. Алтын һәм Алтынай исемнәре бирелгән бөркетләрнең кайтуын түземсезлек белән көтеп алдык. Быел бөркетләр 25 мартта ояда пәйда булдылар, ләкин, гаҗәп, Алтын урынына яңа яшь бөркет оя корырга теләп мәш килә башлады, интерненттан күзәтүче тамашачылар шунда ук аңа Әмир, дип исем бирделәр. Алтынай башта яңа партнерга каршы тормады һәм ояга беренче ботакларны китерергә рөхсәт итте.

Ләкин икенче көнне, узган ел оя хуҗасы булган Алтын кайтып җитте һәм мин монда хуҗа, дип игълан итте. Интрига килеп туды. Барыбыз да Алтынай кемгә өстенлек бирер дип көттек. Ул элекке партнерын - Алтынны сайлады һәм Әмир оядан очып китеп барды. Кабаттан кавышкан пар ояларын яңартуны дәвам иттеләр.
13 апрельдә, барлык күзәтүчеләр түземсезлек белән көткән шатлыклы вакыйга булды - ул көнне кич белән бөркет беренче йомыркасын салды. 
Кызык, узган ел да Алтынай 13 апрельдә дә беренче йомырка салган.
17 апрельдә күптән көтелгән икенче йомырка пәйда булды. Өченчесе булырмы? Хәзер бу алдагы көннәрнең интригасы.
Оя ясау чорында ерткыч кошларны онлайн күзәтү проекты Түбән Кама Милли Паркы хезмәткәрләре тарафыннан 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Проект лидеры - Ринур Бекмансуров, орнитолог, Табигать музее башлыгы. Оя өстендә кечкенә видеокамера урнаштырылган, ул, интернетта булган вакыйгаларны реаль вакытта күрсәтә. Моның ярдәмендә теләсә кем ссылкаларга кереп кошларны табигый яшәү урыннарында карый ала.
ВКонтакте: https://vk.com/video/@orlanbeloxvost, YouTube: https://www.youtube.com/c/orlanbeloxvost


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев