Бәрәңге орлыгын алдан әзерлик
Яңалыклар

Бәрәңге орлыгын алдан әзерлик

Бәрәңге уңышын мөмкин кадәр иртә аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.

Орлыкка дигән бәрәңгене, утыртырга 25-30 көн кала, җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин.
Тик шуны искә алыгыз, бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз.


   Фото: zakustom.com

Кызыл Таң Зөлфия Фәтхетдинова


Нет комментариев