Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борчуларны салып уртага

Хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Фаил Камаев, ТРсы Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов районнан өлешчә мобилизация буенча киткән ир-егетләрнең хатыннары, аналары белән очрашты.

Шулай ук очрашуда районның мәгариф идарәсе, финанс-бюджет палатасы, район социаль яклау бүлеге, башка идарә һәм бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да катнашты. Әлеге чара өлешчә мобилизация буенча чакырылган ир-егетләрнең әти-әниләренә, хатыннарына ярдәм итү, аларның сораула рына җавап бирү максатыннан оештырылган иде.

– Егетләребезне җибәргәндә телгә алган ташламалар: балалар бакчасы өчен түләү, мәктәптә бушлау туклану, түләүле түгәрәкләр мәсьәләсе хәл ителә. 1 октябрьдән шушы юнәлештә эш башланды. Иң мөһиме, ярдәм кирәк булганнарның исемлеге, тутырылган документлары дөрес булсын. Ялгышлыклар килеп чыкканда, аларны кире ясау өчен дә булышлык күрсәтеләчәк. Моннан тыш, район эшмәкәрләре, предприятие һәм оешмалар ярдәме белән без мобилизацяләнгән райондашларыбызга хәзерге вакытта кирәк булган махсус җыелмалар да әзерләдек. Ул азык-төлек, башлык, бармакча, оекбаш кебек җылы киемнәр, гигиена әйберләрен үз эченә ала, – дип чыгышын башлады Фаил Камаев. 


Залда утыручыларның исә сораулары шактый иде. Алар кредитлар, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, мәктәпләрдә булган түгәрәкләр, мобилизацияләнгән ирегетләрнең эш урыннары, хезмәт хаклары саклану һәм башка мәсьәләләргә кагылды. Шулай ук хәрби комиссарга бронежилет, хәрби кием, башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителеш турында да сорау бирелде.

– Борчылмагыз. Аларга тиешле бар әйбер дә бар. Бронежилетлар, каскалар – берни дә сатып алырга кирәк түгел. Әлбәттә, размерлар белән бераз кыенлыклар туды, ләкин алар да хәл ителә, – дип, Дамир Вәлиев хатын-кызларны тынычландырырга ашыкты. Очрашудан соң без өлешчә мобилизация буенча киткән 28 яшьлек Рифат Хәсәновның тормыш иптәше Алинә Хәсәнова белән сөйләштек.

– Минем ирем 30 сентябрьдә китте. Армия хезмәте вакытында ул гранатометчик булып хезмәт иткән. Хәзерге вакытта мин 1 яшьлек һәм 3 айлык ике бала белән үзем генә калдым. Кечкенә балам ясалма туклануда һәм шул мәсьәлә буенча ярдәм итә алмаслар микән дип, сорау биргән идем. Ләкин, ирем Яңа Бүләк авылында пропискада булса да, мин үзем һәм балаларыбыз Чаллыда теркәлгән. Шул сәбәпле, миңа шәһәрнең социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Хәзер шунда барып ярдәм сорарга ниятләп торам, – диде яшь ана. Районда теркәлеп яшәүчеләр исә очрашуга кадәр һәм аннан соң район социаль яклау бүлеге белән оештырылган күчмә кабул итү бүлмәсендә район җитәкчелеге белән вәгъдә ителгән льготаларны алу өчен гариза язып, кирәкле документларны тапшыра алдылар.

Моннан тыш, район башлыгы гаиләләрдән кабул ителгән четерекле, авыр сорауларны һәм мәсьәләләрне шәхси тәртиптә хәл итәчәкләре турында да әйтеп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев