Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Битлексез йөрү ярамый

Районда коронавирус белән бәйле санитар-эпидемиологик таләпләрне бозучыларны ачыклау буенча масштаблы рейдлар уза. Беренче тикшерүләр Әҗмәкәй, Кече Шилнә, Калмаш, Шилнәбаш, Кнәз җирлекләрендә үтте. Полиция хезмәткәрләренең максаты – райондашларны авыру йоктырудан кисәтү. Мондый тикшерүләр җирлекләрдә даими уздырылачак.

Искә төшерәбез, хәзер өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт һәм эш урыныннан белешмә алырга кирәкми. Ләкин ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, җәмәгать урыннарында, транспортта, кибеттә битлек, перчатка кию мәҗбүри. 
Полиция хезмәткәрләре рейд барышында авылларда күпләп җыелу урыннарына – үзәк урамнарга, кибетләргә, ял паркларына, күпфатирлы йорт ишегалларына аеруча игътибар итә. Бу урыннарда шәхси саклану чараларын күрмәгән кешеләргә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.
Тукай районы эчке эшләр бүлеге полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Андрей Пономарев сүзләренчә, моңа кадәр үткәрелгән рейдлар халыкта дисциплина барлыгын күрсәткән. «Ай ярым дәвамында алып барылган аңлату эшләренең нәтиҗәсе бар – күпчелек кеше бу кагыйдәләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булганына төшенде, аларга каршы килми», – ди ул. 
Әйтик, районның иң эре җирлекләренең берсе – «Татарстан» совхозы поселогы урамнарында бүген кеше күп. Саф һава суларга чыгучылар да, эш буенча йөрүчеләр дә битлек һәм перчатка кигәннәр. Полиция хезмәткәрләре үзәк урамда урнашкан кибетләрне, пекарняларны йөреп чыкты. Сату урыннарында инфекция таралуга каршы күрелә торган чаралар тулысынча үтәлгән. Сатучы битлек һәм перчатка кигән. Сатып алучылар да бер-берсенә якын килмәскә тырыша. Эшмәкәрләр кулларны антисептиклар белән эшкәртү мөмкинлеген тәэмин иткән. Кибетләрдә ачык килеш продуктлар сатылмый. 
Кибеттә кассир булып эшләүче Рәзилә Галиева сүзләренчә, бинага битлексез бер кешене дә уздырмыйлар. «Аңа гына түгел, безгә дә штраф яный бит», – ди ул.
Кибеткә керү юлында Габ-делхәй Минһаҗев белән Флүрә Нуриеваны очраттык. Алар кибеткә керер өчен сабырлык белән үз чиратын көтә: «Бина кечкенә, бер кеше генә сыя. Моны тыныч кабул итәбез, чиратта озак торган юк. Сәламәтлек кадерлерәк, шуңа бераз түзәргә дә була», – диләр алар. 
Шилнәбаш авылында да халык күп йөри. Күпчелеге шулай ук кибеткә баручылар. Битлек, перчаткалары бар. Шулай да, кагыйдә бозучы өч ир-ат тикшерүгә эләкте. Алар күпфатирлы йорт территориясендә эскәмиядә гәпләшеп утыралар иде. Берсе дә битлек, перчатка кимәгән. Бактың исә, ир-атлар битлек кияргә кирәклеген белмәгәннәр. Ләкин бу аларны штрафтан коткармады, полиция беркетмә төзеде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев