Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр дә бүләк алды

Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Анда Тукай районы делигациясе дә катнашты . Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган әлеге зона киңәшмәсенә 400ләп кеше килде. Алар арасында авыл һәм район башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре бар иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләре, авыл хуҗалыгының тоткан урыны турында сөйләде. ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы формированиеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Киңәшмәдә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратьева һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да чыгыш ясады. Соңыннан уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, җирлек башлыклары Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләк алучылар арасында Тукай районыннан эшмәкәр-фирмер Айгөл Ханова һәм фирмер Таһир Хөрмәтуллин да бар иде.

Реклама

/Гөлнара Гарифуллина фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X