Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең урман чиста булсын

Шилнәбаш мәктәбе укучылары «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашты. Әлеге чара Урман хужалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла. Төп максаты – урманнарда санитар-экологик шартларның иминлеген булдыру. 

Урманны җыештырырга укучылар белән бергә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Червякова, авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева, район урманчысы Ирек Сафин, мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Шакирова hәм мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова чыктылар.
Укучылар чарага «Табигать – безнең байлык», «Табигатьне пычратмагыз» кебек экологик юнәлешле мәгълүмат щиты һәм аншлаглар ясап, алдан ук әзерләп алып килделәр. Бүгенге көндә Шилнәбаш авылында урман пычрату проблемасы бик актуаль, чөнки урман паркы зоналарында санкцияләнмәгән чүплекләр бар. Бик еш кына ташлап калдырылган тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән учак янгынга китерә, шуның өчен авыл халкы профилактика чараларын күрсен, игътибарлы булсын иде, – дип теләделәр чарада катнашкан укучылар.
Урманнарны саклау турында мәгълүмат аншлаглары урнаштыру – экология чарасының бер өлеше генә. Ә икенчесе – урманнарны җыештыру. Балалар бу көнне чүп-чар җыюны кызыклы уен итеп кабул иттеләр, ярыша-ярыша тырышып эшләделәр. Шулай бергәләп эшләп алар яхшы нәтиҗәгә дә иреште. 
– Урманыбыз чиста hәм матур булсын, авылыбыз кунаклары, яшь гаиләләр балалары белән монда ял итсеннәр иде, – дип яза безгә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Червякова. 

Фото Екатерина Червякова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев