Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без язылдык!

«Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2020 елның беренче яртысына язылу дәвам итә. Ул Тукай районындагы бердәнбер рәсми матбугат чарасы. Язылу кампаниясе ел азагына кадәр барачак. Димәк, вакыт бар әле. Исегезгә төшерәбез, газетаның чәршәмбе һәм җомга саннарына ярты елга язылу бәясе 711 сум, җомга санына аерым гына язылганда – 636 сум. Редакциядән килеп алу шарты белән альтернатив рәвештә язылырга була. Ул арзанрак – 450 сум. Газета укучыларыбыз өчен сөенечле хәбәр дә бар. 2сеннән 12 декабрьгә кадәр матбугатка язылу декадасы уза. Аның кысаларында газетага 15 процент ташлама белән язылырга була. 

Шулай ук Вконтакте, Ins tagram, Одноклассники социаль челтәрләрендә һәм газетаның рәсми сайтында да яңалыклар белән таныша аласыз. WhatsApp мессенджерында «Тукай районы яңалыклары» төркеменә кушылу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен 89655892666 номерына керү теләге турындагы текст белән хәбәр җибәрү сорала. Тагын бер яңалык – Ins tagram челтәрендә газетаның рус телендә аккаунты барлыкка килде. Аңа Svetlyj_put сылтамасы буенча керергә була.
Без газетага язылучылар арасында чираттагы сораштыруны уздырдык. «Якты юл» аларга ни өчен ошый, ул аларның тормышында нинди роль уйный.

 

Район хакимиятенең юридик бүлеге башлыгы Нәзирә Бузина:
– Барлык бүлегебез белән газетага актив язылабыз. Беренчедән, анда безнең эшебез белән бәйле рәвештә хокукый һәм норматив актлар чыга. Икенчедән, мәгълүматлар төгәл, аңлаешлы телдә язылган. Бер генә мөһим яңалык та күз уңыннан читтә калмый. Иң мөһиме шул – район газетасы хакимият белән гади авыл халкы арасында төп бәйләнеш булып тора. 

 

Район хакимиятенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Дудникова:
– Безнең бүлектә дә район газетасының һәр санын укып баралар. Минемчә, хакимият хезмәткәрләре, актуаль мәгълүматлардан хәбәрдар булырга бурычлы. Минем өчен шәхсән, хатын-кыз буларак, рецептлар һәм сәламәтлек битләре бик кызыклы. Грипп чорында ничек сакланырга, туберкулез авыруы нәрсәсе белән куркыныч икәнен нәкъ «Якты юл»дан белдем. Газета бик эчтәлекле, мәгълүматка бай. Шулай да, тагын бер теләгем бар. Районда бай тарихлы хуҗалыклар күп. Күпчелеге инде башка исем астында эшли. Аларның тарихын уку, анда хезмәт куйган геройлар белән танышу бик кызыклы булыр иде. Шулай ук сезнең коллективтан Яңа елга яңа, креатив, күләмле проект көтеп калабыз. Алар сезнең аеруча шәп килеп чыга. 8 Март алдыннан уздырылган «Йолдызлы чәкчәк» проекты һаман телләрдән төшми.

 

«Вилданов» КФХ ферма мөдире Альбина Әгълиева:
– «Якты юл»ны чын аграр газета дияр идем. Аның битләрендә авыл хуҗалыгы тармагының барлык яңалыклары, актуаль мәсьәләләре чагыла. Язмалары да эзлекле. Соңгы арада хуҗалыкларның казанышларын гына түгел, кечкенә хуҗалыкларда яки КФХларда булган проблемаларны да күтәрә башладыгыз. Минемчә, тәнкыйть тә кирәкле нәрсә. Бу бер дә кимсетү түгел, киресенчә, үсәргә, алга омтылырга этәргеч. 

 

Район хакимиятенең юридик бүлеге белгече Гүзәл Миннеханова:
– «Якты юл» – миңа көн дә кирәкле басма. Район газетасын безнең гаилә үземне белә башлаганнан бирле алдыра. Әти-әнием Ринат белән Резидә аны элек тә яратып укыдылар. Бүген дә шулай ук. Газетаны мин арткы биттән укый башлыйм – кемнәрне котлыйлар, кемнәр юбилейларын билгеләп үтә. Әлбәттә, район яңалыклары бик кызыклы. Аларны энәсеннән җебенә кадәр башта тикшереп чыгам, аннары инде «тәмләп» урта битләренә күчәм. Бүген «Якты юл» газетасы заман белән бергә атлый – аның эче дә, тышы да яңарды, креатив төс алды. Билгеле, редакция коллективы вакыт белән бергә атлый. 


Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 
Райондагы яңалыклар, алгарышлар, казанышлар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, үрнәк гаиләләр һ.б.лар турында сез бары тик җирле матбугаттан гына белә аласыз. Шуңа күрә киләсе елга да бездән аерылмагыз! Алга таба да безнең белән бер дулкында калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев