Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без булдырабыз!» республикакүләм фестивалендә җиңү яулап кайттылар

Һәр бала - ул шәхес. Ә шәхесне төрле яклап ача белергә кирәк. Әйе, кайбер укучы дәрестә бер төрле, ә дәрестән тыш эшләрдә ул үзен гел икенче яктан ачып сала. Берсе җырга-биюгә, икенчесе нәфис сүзгә оста булырга мөмкин. Балаларның, ә бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның менә шул талантын күреп алу,...

Балаларыбыз үзләрен һәрдаим район, регион, республикакүләм җыр-сәнгать ярышларында сыныйлар. Менә өч ел инде сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган «Без булдырабыз!» исемле республикакүләм җыр-сәнгать фестивалендә катнашабыз. Ә иң мөһиме - дәрәҗәле урыннарга лаек була балаларыбыз. 30 мартта уздырылган фестивальнең XI сезонында җиңү яуладык. «Вокал-соло» номинациясе буенча Люда Веретенникова (җитәкчесе Ә. Йосыпова), «Хореография» номинациясендә Света Низамова (җитәкчесе Э. Гайфуллина), «Нәфис сүз» номинациясендә Сергей Иванов (җитәкчесе Э. Фәхриева) һәм «Калинка» кашыкчылар ансамбле (җитәкчеләре Ә. Йосыпова) беренче урыннарны яулап кайттылар.

Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү - укытучы өчен зур бәхет ул. Бары тик балаларның күңелен яулап, кулга кул тотынып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Нинди генә уңыш булмасын, бу интернат-мәктәбебезнең йөзен яктырта. Без барысын да булдырабыз!

Әлмирә Йосыпова,
Теләнче Тамак авылы интернат-мәктәбенең музыка укытучысы.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев