Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без бер дулкында

19 май – ТР Матбугаты көне. Бу уңайдан Тукай районы башлыгы Фаил Камаев«Якты юл» («Светлый путь») газеталары хезмәткәрләре һәм штаттан тыш хәбәрчеләре белән очрашты.

«Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталары район тормышының тарихи елъязмасын алып бара, һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә, - диде үзенең котлау сүзендә район башлыгы. - Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән һәм хәбәрчеләрдән һөнәри осталык, тормыштагы вакыйгаларга объектив бәя бирә белү таләп ителә. Сезгә яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек, гаилә бәхете телим».


Өлкән журналист, 42 ел татар матбугатына хезмәт иткән, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен йөртүче оста каләм иясе Заһидә апа Нәбиуллина газетаның авыл кешеләре өчен бик кирәкле мәгълүмат чыганагы булуы турында әйтте. «Район җитәкчелегенең авылны яшәтүдәге ролен без газета битләреннән укып бәялибез. Газета – хакимият белән халыкның арадашчысы ул», – диде. Бикләндә яшәүче актив хәбәрчебез Рәзинә Сәетгәрәева авыл тарихына багышлап китап әзерләве турында сөйләде. Аңа материал туплауда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән авылдашларына рәхмәтле булуын белдерде.  
«Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарының баш редакторы Резидә Юсупова, җавап сүзе алып, ике арада иҗади хезмәттәшлек урнаштырганы өчен район башлыгына рәхмәт әйтте. «Без бер дулкында», – диде редактор. Ул газета  хәбәрчеләрен – урыннардагы журналистларны берләштереп, редакция каршында хәбәрчеләр советы оештырырга дигән тәкъдимен дә җиткерде.


Матбугат көне уңаеннан редакция хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.  Җаваплы секретарь Лариса Васильевага Тукай районы башлыгының Мактау грамотасына бирелде. Тәрҗемәче Гөлназ Таипова белән газетаның үз хәбәрчесе Эльвира Абдуллина Район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары алды. Актив хәбәрчеләргә бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев