Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм бүләкләре – җырлар

29 ноябрь көнне Комсомолец поселогының күпфункцияле үзәгендә дә бәйрәм җылы мохиттә үтте. Аерым котлаулар 2015 елда сабыйларга гомер бүләк иткән әниләргә һәм күп балалы аналар исеменә яңгырады. «Смайл» вокал студия солистлары - Ләйсән Тимергалиева, Луиза Кузнецова, Изалия Вәлиуллина, Екатерина Семиволкова чыгышлары әниләрне бик сөендерде. Шулай ук әниле-кызлы Алия һәм Анастасия...

29 ноябрь көнне Комсомолец поселогының күпфункцияле үзәгендә дә бәйрәм җылы мохиттә үтте. Аерым котлаулар 2015 елда сабыйларга гомер бүләк иткән әниләргә һәм күп балалы аналар исеменә яңгырады. «Смайл» вокал студия солистлары - Ләйсән Тимергалиева, Луиза Кузнецова, Изалия Вәлиуллина, Екатерина Семиволкова чыгышлары әниләрне бик сөендерде. Шулай ук әниле-кызлы Алия һәм Анастасия Улановалар дуэты тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Родник» ансабле үзенең «Вьюн над водой» дип исемләнгән яңа җыры белән шатландырды. Кадерле әниләребез өчен әлеге кичә кечкенә генә бүләгебез булды, дип хәбәр итә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәк директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев