Бердәмлектә – көч
Республикада авылларда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Ел саен шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына ярдәм итү йөзеннән 2 млрд сумнан артык акча юнәлтелә. Икенче ел яшь кооперативларга ярдәм итү буенча республика программасы эшли. Тукай районында да кулланучылар кооперативы кебек отышлы юнәлеш үсеш алды.
Кооперативларга берләшүчеләр арасында аягында нык басып торучы КФХлар, шулай ук яшь хуҗалыклар да бар. Кооперация нигезендә берләшү кече һәм урта бизнесның, шулай ук крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның җитештерүчәнлеген арттырырга, үз продукцияләрен эре сәүдә базарларына алып чыгарга һәм арадашчылардан арынырга булышлык итә, ди белгечләр. Бу – нәтиҗәлерәк партнерлык, акча эшләүнең отышлы ысулы, авыл икътисадын үстерү алымнарының берсе.
Бүген район территориясендә 8 кулланучылар кооперативы эшли. Кооперативлар тарафыннан соңгы ике елда 24 млн сумлык дәүләт грантлары отуга ирешелде. Бу акчалар, нигездә, матди-техник базаны ныгытуга, терлек башын арттыруга юнәлтелде.
Тукай районында иң эре кооперативлар – Иске Җирекле авылында урнашкан «Бердәмлек» һәм Мусабай-Завод авыл җирлегендә эшләүче «Айкорм» кооперативлары. Алар яшелчә үстерү һәм эшкәртү, нәселле кош-корт үрчетү, терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнә.
Яшь кооперативларның берсе – «Тукаевский». Ул үз эшчәнлеген Югары Байлар авылында оештырды. Кооператив сөт, сөт продукциясе җитештерү юнәлешендә эшли. Ул биш КФХ берләшү нигезендә барлыкка килде. Җитәкчесе итеп Равил Хаҗиев сайланды.
2017 елда ике дус – Равил Хаҗиев һәм Риназ Рәсимов, авылда төпләнеп, терлекчелек белән шөгыльләнергә ният итәләр. Иң элек алар крестьян-фермер хуҗалыгы ачалар – хуҗалыкта савым сыерлар үрчетергә, сөт җитештерергә план коралар.
Башлангыч этапта 25 баш буаз тана сатып алалар. Терлекләрне Югары Байларда урнашкан элеккеге колхоз торакларына урнаштыралар. Аренда исәбенә.
Үз эшеңне башлап җибәрү ансат түгел. Яшь эшмәкәрләргә дә сөт бәясенең арзан булуы, сыйфатлы булуга карамастан, җитештерелгән продукцияләрен эре сәүдә нокталарына тапшыру кыенлыгы белән очрашырга туры килә.
– Яшермим, авырлыклар хәзер дә күп. Беренчедән, алып-сатучылар сөтнең литрын нибары 15-16 сумнан кабул итә. Сөтнең үзкыйммәте шулай. Димәк – табыш юк, чыгымнарны чак каплыйбыз. Транспорт чыгымнары зур. Әле алып баргач, продукцияне алып бетерәләрме, юкмы – билгесез. Кооперативларга берләшү менә шушы проблемаларны җиңеләйтү өчен кирәк, – диләр егетләр.
Бүген хуҗалыкта 25 баш савым сыер бар. Алардан көненә 300әр литр сөт савыла. Биредә бер сыер савучы эшли. Ул саву аппараты куллана. Хәзерге вакытта сөтне, шешәләргә бүлеп, Чаллыда саталар, шулай ук каймак, эремчек, катыкларына да ихтыяҗ бар.
Алга таба эшмәкәрләр савым сыерлар санын ике тапкыр арттырырга планлаштыралар. Кооператив составында әгъзалар саны арткан саен, дәүләт грантына дәгъва кылу мөмкинлеге дә арта. Яшь эшмәкәрләр өчен иң мөһиме – савылган сөт күләмен тиешле дәрәҗәгә җиткереп, аны сөт комбинатына тапшыру мөмкинлекләре бар. Моның өчен сөт күләме 1 тоннадан да ким булмаска тиеш, ди Равил Хаҗиев.
– Комбинатта сөт бәяләре дә тотрыклы – 21-22 сум. Мондый дәрәҗәгә чыгу хуҗалыкның икътисадын ныгытыр иде, – ди ул.
Бүген кооператив авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакыра. Кем авыл хуҗалыгы бизнесын үстерергә хыяллана, аларны «Тукаевский» кооперативында көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев