«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш Бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 22 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14:00тән 15:00 сәгатькә кадәр балалар, 70-02-42 телефонына шалтыратып, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе -...
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш Бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 22 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14:00тән 15:00 сәгатькә кадәр балалар, 70-02-42 телефонына шалтыратып, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе - «Күзкәй» ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков.
Нет комментариев