Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч йөрәк өчен иң файдалы витамин турында сөйләде

Россиядә 30-60 нг/мл күрсәткече нормаль санала.

Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауда иң файдалы витамин турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, организмда D витаминының дәрәҗәсен белү мөһим. Мәсәлән, Италия галимнәре 2007 елдан алып 2013 елга кадәр клиник тикшеренүләрнең мета-анализын уздырды һәм 32 эшнең 25ендә бу матдәнең түбән күрсәткечләренең артериаль гипертония үсеше куркынычы югары булуы арасында үзара бәйләнеш теркәлгәнен билгеләп үтте.

«D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче фактор буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалаганда һәм дәвалаганда комплекслы алым компонентларының берсе булырга мөмкин», — дигән кардиолог.

Россиядә 30-60 нг/мл күрсәткече нормаль санала. Бу күрсәткеч 20-30 нг/мл булганда, D витаминының җитешмәве һәм 20 нг/мл түбән булганда дефицит теркәлә.

Кардиолог сүзләренчә, канда D витамины дефициты булган очракта, препаратны табиб сайларга тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен дә контрольдә тотарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев