Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, тармак ветераннары, әти-әниләр, кадерле укучылар, студентлар! Барыгызны да ихлас күңелдән 1 Сентябрь – Белем көне белән тәбрик итәм.

Яңа уку елын һәркем көтеп ала. Белем көне – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен дә, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Сезнең һәрберегез яңа һәм мөһим чорга аяк баса. 
Яңа уку елы төкле аягы белән килсен, ел күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Педагогларга – һөнәри уңышлар, зирәклек, балаларга – максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, әти-әниләргә – сабырлык, балалар шатлыгы телим. Мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Без, үз чиратыбызда, балаларыбыз заманга лаек белем алып, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсын өчен барысын да эшләрбез.
Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр телим! Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле тукайлылар!
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев