Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан иртәгә, 28 апрель көнне, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтә.

Әлеге чара республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында үтәчәк. Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Конституцион суд вәкилләре, Россия Пенсия Фондының ТР буенча бүлекләре, шулай ук салым, хезмәт һәм социаль яклау, кулланучылар хокукларын саклау кебек башка хезмәтләрнең дә катнашуы көтелә.

Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне шулай ук безнең районда да үтәчәк. Ветераннарны һәм аларның гаилә әгъзаләрен 28 апрельдә хакимиятнең юридик бүлегендә иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать 3кә кадәр көтеп калалар. Шулай ук сораулар белән 70-36-50 номеры буенча да мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев