Татарстанда автовокзалда җәмәгать бәдрәфенә егылып төшкән ир-атны коткарганнар.
Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Вакыйга Кама Аланында булган. Башта бәдрәф чокырына ялгыш ир-атның паспорты төшеп китә. Документын алырга теләгән ир үзе дә шунда «чума». Шаһитлар урынга коткаручыларны чакыра. Бәлагә тарыган паспорт иясен тартып чыгару өчен 15 минут вакыт киткән.
Нет комментариев